Йөртүчеләр составы белән янгынга каршы куркынычсызлык чаралары буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Казанның транспорт предприятиеләрендә автобусларда һәм трамвайларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча техник эшләр төгәлләнгән.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә дә тулысынча җылыту моторларын, җылыту вентиляторларын алыштыру эшләре төгәлләнде, 3010 җылыткыч һәм эшләтеп җибәрү алды җайланмасын тоташтыру урынында электр үткәргечләре ремонтланды, 19 аккумулятор батареясы алыштырылды.
«2-нче номерлы ПАТП» муниципаль унитар предприятиесендә эчке яну двигательләре бүлегендә янучы аэрозоль генераторлары алыштырылды, автобусларда пиропатроннар урнаштырылган, җылылык моторлары алмаштырылды, җылылык белән тәэмин итү һәм җибәрү өчен җылыткыч тоташтырылган урында электрүткәргечләр ремонтланды, җитештерүче завод тәкъдиме буенча өстәмә җиһазлар (навигация, видеокүзәтү һәм автоинформация) тоташтырылды.
«4-нче номерлы ПАТП» муниципаль унитар предприятиесендә автобусларда пиропатроннар тулысынча урнаштырылган. Шәхси транспорт предприятиеләрендә җылыту вентиляторлары, генераторлар, стартерлар, аккумулятор батареялары, предохранитель блоклары алыштырылды, дип хәбәр иттеләр транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, соңгы вакытта шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә автобусларда үзеннән үзе янгын чыгу очраклары аркасында комиссияләр һәм эш төркемнәре төзелде. Йөртүчеләр составы өчен янгынга каршы куркынычсызлык чаралары һәм янгын сүндерү җайланмалары белән эшләү буенча укыту һәм өстәмә инструктажлар үткәрелде. Участок мастерлары куркынычсызлык техникасы буенча техник хезмәткәрләр белән инструктаж уздырдылар.