Киңлек килгән товарларның сакланышын тәэмин итәчәк
Фото: Горький тимер юллары матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь). Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм кабул ителгән йөкләр номенклатурасын арттыру өчен Горький тимер юлларының Тихорецкая терминалы территориясендә вакытлыча саклау склады ачылган.
Горький тимер юлларының корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге киңлек товарларның сакланышын тәэмин итәчәк. Ачык килеш саклана торган мәйданчыкта чит кешеләргә керү тыела, шулай ук технологик һәм үлчи торган җиһазлар бар.
Складны ачу терминалга килгән йөкләр белән таможня операцияләрен Евразия икътисади берлегенең таможня кодексы нормативларына ярашлы рәвештә аларны йөк алучыга тапшырганчы башкарырга мөмкинлек бирәчәк.