Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Коротченко урамындагы йорт диварын көнчыгыш хатын-кыз сурәте бизәде.
Фото: «Иске шәһәр» префектурасы
Казанның Иске Татар бистәсендә мурал барлыкка килде

Фото: «Иске шәһәр» префектурасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казанда Иске Татар бистәсе территориясендә мурал барлыкка килде – аны Коротченко урамы, 25 адресы буенча урнашкан җылылык подстанциясе диварына ясаганнар. Танылган урам рәссамы Дамир Бозик ясаган граффитида көнчыгыш хатын-кызы сурәтләнгән.

Рәсем уникаль техника белән эшләнгән: сурәт меңләгән нокталардан тора, шуңа күрә сәйлән белән чигелгән картинаны хәтерләтә. Рәссам аңлатканча, нокталар вак детальләрне өстәргә һәм ясарга мөмкинлек бирә.

Бинаның башка диварларындагы сәнгать композициясен чиркәү манарасы һәм ак барс сурәтләре тулыландырачак. Бу эшләрне Дамир Бозик якын арада тәмамларга планлаштыра, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.
2021-06-09T11:40:28+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.