В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кадетлар 15 кызыл яфраклы имән утырттылар
101 нче мәктәптә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган яңа Геройлар истәлекле аллеясы барлыкка килде. Акция Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
Укучылар белән бергә агачларны һәлак булганнарның туганнары, МХОда катнашучылар һәм җирле депутатлар утыртты. Аллеяны 15 кызыл имән үсентесе бизәде. Һәр агач аерым бер герой исемен йөртә. Һәр үсентегә кадет беркетелгән, ул аны караячак, дип хәбәр иттеләр Казан Мәгариф идарәсендә.
Проектның инициаторы МХО ветераны Игорь Гавецкий булды. Ул шушы мәктәпне тәмамлаган.
Мәктәп укучылары патриотик акцияләрдә актив катнашалар, фронтка ярдәм күрсәтәләр һәм хәрбиләр өчен даими рәвештә гуманитар йөкләр әзерлиләр.