Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2022, 13:18

Казан танк училищесы территориясендә 200 юкә һәм нарат үсентесе утыртылачак

30 нчы апрельдә Татарстан башкаласы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы апрель). 30 нчы апрельдә Татарстанда һәм аның башкаласында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Республикада Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен корбан иткән 378 мең кеше истәлегенә 378 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла.

Татарстан башкаласында истәлекле акция Жуковның Казан югары танк орденнары Кызыл Байрак училищесы территориясендә узачак, анда 200 юкә һәм нарат үсентесе утыртылачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Казан янында акция 5 территориядә оештырыла, анда 63 меңгә якын агач утыртылачак. Шулай итеп, 10:00 дән алып чара Питрәч районының Иске Шигали авылы, Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Биектау районының Дачный поселогы һәм «Каменка» шифаханәсе янында, шулай ук 11:00 дән Иннополистагы Лобачевский һәм Попов исемендәге технопарклар янындагы скверда башланачак.

Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, муниципалитетлар, оешмалар, район предприятиеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм волонтерлар катнашачак.

Барлык яңалыклар