Коронавирустан прививканы алдан язылмыйча гадәти чират тәртибендә ясатырга була.
Фото: Денис Гордийко
Мобиль пункт тәүлек буе эшли, барлык вакциналар да бар. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен утыргычлар белән җылы палатка куелган, дип хәбәр ителә медицина учреждениесенең Instagram-аккаунтында.
1 нче поликлиникада вакцинация бүтән үткәрелмәячәк.
Билгеләп үтик, вакцинацияләүнең мобиль пунктлары Казанның сәүдә үзәкләрендә һәм мәдәни учреждениеләрендә эшен дәвам итә.