Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2023, 15:56

Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» рухи комплексы төзелә башлады

Яңа объект үз эченә мәчет һәм православие гыйбадәтханәсен алачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Бүген Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» дини комплексы төзелеше башланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнаштылар.

Объектны булдыру идеясе белән Республика балалар клиник хастаханәсе пациентларының ата-аналары мөрәҗәгать иткән. Дини комплекс мәчет һәм православие гыйбадәтханәсеннән торачак, бу ике диннең бердәмлек символы булыр, дип билгеләп үтте Миңнеханов.

«Кешедә ниндидер проблемалар булганда, ул кая барырга дип һәм җанын тынычландыру юлын эзли. Монда барлык шартлар да тудырылачак», – диде ул.

«Бездә искиткеч табиблар, искиткеч дарулар бар, ләкин кешене савыктыру өчен рух көче дә кирәк. Монда килгән кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең фатихасы булсын, ә «Тыныч бакча» оҗмахның бер өлеше булсын», - диде үз чиратында митрополит Кирилл.

Мәчеткә Абү Али Ибн Сина исемен йөртәчәк, европалылар аны медицинаның барлыкка килүенә зур өлеш керткән Авиценна исеме белән беләләр. Ул – медицина үсешенә зур өлеш керткән шәхес, дип билгеләп үтте республика мөфтие Камил Сәмигуллин.

Чарада шулай ук Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков та катнашты. Тантанада катнашучылар булачак дини комплексның нигезенә капсулалар салдылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
«Тыныч бакча» дини комплексы төзелеше башланды
Барлык яңалыклар