В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык теләүчеләр катнаша ала, алдан теркәлү сорала.
Фото: Денис Гордийко
Спорт дәресе 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» программасы кураторлары. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк. Халыкны булачак «Манзара» паркы территориясендә, «Түбән Заречье» пляжында көтәләр.
Чараны волейбол мәктәпләренең берсе белән берлектә «Казансуны үстерү стратегиясе» оештыра.
Исегезгә төшерәбез, 3 нче июньдә Казансу яр буенда – «Урам» экстрим-паркында петанк-мәйданчык ачылачак, анда әлеге урам уены буенча беренче җәйге турнир узачак.