Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2022, 11:55

Казан университетында «Технотөн»дә фәнни-популяр лекцияләр укылачак

«КФУда PROфән» проектының чираттагы сериясе заманча технологияләргә, ясалма интеллектка һәм нейросетларга багышланган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 25 нче март көнне Казан федераль университетында «Технотөн» – « КФУда PROфән» фәнни-популяр проектының XIV сериясе узачак. Бу юлы ул заманча технологияләргә, ясалма интеллектка һәм нейросетларга багышланган.

Ике ел эчендә беренче тапкыр чара традицион офлайн-форматта узачак. КФУ галимнәре һәм укытучылары фәнни-популяр лекцияләр укыйлар.

Россия фәннәр академиясенең Химия физикасы проблемалары институты каршындагы Милли фәнни-тикшеренү институтының яңа һәм мобиль энергия чыганагы буенча компетенцияләр үзәге җитәкчесе урынбасары Алексей Паевский кеше уйларын укырга һәм баш миен протезлау мөмкинме дигән сорауларга җавап бирәчәк.

Россия язучысы, «Лицей» һәм «Звездный билет» премияләре лауреаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган Булат Ханов язучыларның киләчәге турында сөйләячәк.

КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский тарихка экскурс ясаячак һәм соңгы 100 ел эчендә галимнәрнең IT-өлкәдә һәм хәзерге вакытта кулланыла торган казанышлары турында сөйләячәк.

КФУның Физика институты доценты Ирина Гомәрова посткремний электроникасы һәм киләчәктә булачак җайланмалар турында лекция укыячак.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров «Сәнгать, революция, роботлар: XXI гасыр классикага нәрсә тәкъдим итә ала» темасына лекция белән чыгыш ясар дип көтелә.

Кич дәвамында интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Тамашачылар тәҗрибә һәм экспериментлар күрә, конкурсларда, викториналарда һәм мастер-классларда катнаша алачак. Чарада катнашучылар «Алиса, нәрсә ул химия?» квестын уза, мультикоптерларның ничек барлыкка килүен белә, музейларның виртуаль күргәзмәләре буенча йөри алачак.

«КФУда PROфәннәр»нең тулырак программасы проектның рәсми сайтында урнаштырылган. «Технотөн» 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр икенче уку корпусында Кремль ур., 35 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте. Чарада катнашу теркәлү буенча бушлай.

Исегезгә төшерәбез, «КФУда PROфән» – 2016 елдан бирле үткәрелә торган Казан университетының фәнни-популяр проекты.

Барлык яңалыклар