В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Идел буе районында су басымы кимиячәк.
(Казан KZN.RU, 18-нче май). Ш.Мәрҗәни, 10 адресы буенча урнашкан Милли кулинария йортын суүткәргечкә тоташтыру белән бәйле рәвештә Вахитов районында 21 май 9.00 сәгатьтән 22 май 9.00 сәгатькә кадәр су бетеп торачак, шулай ук су басымы кимиячәк. Су шулай ук Идел буе районында да кыска вакытка бетеп торырга мөмкин.
Су Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча бетеп торачак: Ш.Мәрҗәни ур., 6, 8, 52; Н.Назарбаев ур., 2а; К.Насыйри ур., 3; Татарстан ур., 1, 3/2.
Су басымының 2,0 атмосферга кадәр кимүе һәм кыска вакытлы су бетеп торулар түбәндәге адреслар буенча көтелә.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП.