В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада меңнән артык кеше катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Узган шимбәдә, 13-нче октябрьдә, Казанның парк һәм скверларында җыештыру өмәләре (#ПарковыеГерои) үтте, чистарту чаралары 6-нчы октябрьдә старт алган иде. Чарада меңнән артык кеше катнашкан: шәһәр оешмалары вәкилләре, волонтерлар һәм Казан активистлары. Шәһәрлеләр барлыгы 15 җәмәгать киңлеген чистарткан. Активистлар һәйкәлләрне, фонтан, балалар һәм спорт мәйданчыкларын юган, куак һәм агачлар утыртканнар, эре көнкүреш чүпләрен җыйганнар. Өмәдә катнашучылар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән.
Җыештыру өмәләрендә барлыгы 300 кг-нан артык пыяла, 200 кг-нан артык пластик һәм алюминий җыелган.