Көзге өмәләр 10.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Бу шимбәдә, 13-нче октябрь көнне, Казанның парк һәм скверларында янә җыештыру өмәләре узачак. Бу атнада шәһәрлеләрне Горький-Әмәт урманы, Җиңү проспекты, Урицкий исемендәге, Горький исемендәге, Тинчурин исемендәге паркларга, “Крылья Советов” паркына һәм Кабан күле яр буена чакыралар. Җыештыру өмәләренә “Рубин” уенчылары, “Волга-Волга” төркеме музыкантлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм активистлар кушылачак.
Көзге өмәләр 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.