В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә метрополитенны җәйге чорга әзерләү дәвам итә.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре Казан метрополитенын җәйге чорга әзерләүне дәвам итә. Кичә предприятие хезмәткәрләре ике станциядә косметик ремонт ясаган.
«Кремль» станциясендә юл хуҗалыгы хезмәте штукатур һәм шпаклевка эшләре башкарган. Җәяүлеләр кичүендә түшәмнәрне, ә платформада колонналарны буяган. Косметик ремонт 1 нче һәм 2 нче номерлы вестибюльләрдә дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, моңарчы станциянең фасады ремонтланган иде.
«Җиңү Проспекты» станциясендә 5 нче майга каршы төндә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре платформадагы янгын люкларының һәм дренаж системаларының буяуларын яңарттылар һәм сары кисәтү полосаларын буядылар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте. «М» тибындагы ишекләрне ремонтлаганнар, аларның борылмалы подшипникларын, цилиндрын һәм борылмалы механизмын алыштырганнар. Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә дирекциясе турникетлар, терминаллар һәм видеокүзәтү системасын тикшергән. Платформадагы һәм вестибюльдәге яктыртуны энергия хуҗалыгы хезмәткәрләре тикшереп чыккан. Алар янган лампаларны алыштырган.