В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Диварлар һәм түшәм кипкәннән соң, косметик ремонт ясалачак.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Казанда «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре узган төнне «Сукно бистәсе» станциясендә һәм җәяүлеләр кичүендә су агуны бетерү буенча эшләр башкарды.
Электровоз ярдәмендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре су үтә торган урыннарны билгеләделәр һәм аларны бетон арасындагы бушлыкны ябу өчен әзерләделәр. Диварлар һәм түшәм кипкәннән соң, ремонт-төзелеш участогы хезмәткәрләре косметик ремонт ясаячак һәм эстетик тышкы кыяфәтен торгызачак.
Моннан тыш, энергия хуҗалыгы хезмәте юл хуҗалыгына планлы тикшерү үткәрде һәм «Әмәт – Горки» арасындагы кисәтүләрне бетерде.