Фотога төшү мәйданчыгы кассалар янында урнашкан.
Фото: kazantransport.ru
Теләгән һәркем матур фотосурәтләр ясый һәм аларны социаль челтәрләрдә #транспортказани хештегы белән урнаштыра ала. Иң яхшы сурәтләр сайтта һәм «ВКонтакте»да транспорт буенча комитет төркемендә эленәчәк.
Моннан тыш, бүген Казан метрополитенында маршрутка беренче Яңа ел поезды чыкты. «Метроэлектротранс» МУП җитәкчелеге предприятие хезмәткәрләре арасында күчмә составны иң яхшы бизәү буенча конкурс игълан итте, дип хәбәр итә Казанның транспорт комитеты. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә 33 троллейбус һәм 17 трамвай бизәлгән инде.