В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өйрәнүләр сценарие буенча, электр поезды хәрәкәт иткән вакытта кыска ялганыш була, шуның нәтиҗәсендә ул яна башлый.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 15 нче марттан 16 нчы мартка каршы төндә «Җиңү проспекты» Казан метрополитены станциясендә «Метроэлектротранс» МУП дежур хезмәтләре һәм Казан янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренең шәхси составы катнашында янгын сүндерү буенча тактик өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләр сценарие буенча, электр поезды хәрәкәт иткән вакытта кыска ялганыш була, шуның нәтиҗәсендә ул яна башлый. Машинист составны «Җиңү проспекты» станциясенең платформасына кадәр китереп җиткерә алды. Шуннан соң предприятие хезмәтләренең эшен, шулай ук һәлакәт булган урынга оператив җаваплы хезмәтләрнең ничек тиз килүен тикшерделәр, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Янгын расчетлары килгәнче, шартлы рәвештә 124 пассажир эвакуацияләнде, шулай ук авария-коткару эшләре штабы оештырылды. Килгән янгын сүндерүчеләр 5 кешене эвакуацияләделәр, сценарий буенча аларның икесе авыр җәрәхәтләр алды.
Укулар барышында шулай ук хәбәр итү һәм янгын куркынычсызлыгы системасы тикшерелде.
Өйрәнүләр тәмамлангач, «Метроэлектротранс»ның баш инженеры хезмәткәрләрнең эш-гамәлләрен кыскача анализлады.
Мондый чаралар кварталга бер тапкыр уздырыла.