Өлешчә шпаклевка сыланган, диварлар һәм түшәм штукатурланган, җәяүлеләр кичүендә диварлар буялган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Казанда «Г.Тукай исемендәге мәйдан» метро станциясендә косметик ремонт бара. Инде өлешчә шпаклевка сыланган, диварлар һәм түшәм штукатурланган, шулай ук җәяүлеләр кичүендә диварлар буялган, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Ремонт вестибюльне тулысынча торгызганчы дәвам итәчәк. Күптән түгел метро станциясендә икенче вестибюльдә су агуны бетерү һәм булдырмау буенча эшләр башкарылды. Шундый ук эшләр «Җиңү проспекты» станциясендә алып барыла.