Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2023, 16:00

«Кремль» метро станциясендә 2005 елдан бирле эшләмәгән эскалаторлар эшли башлаячак

Быел тәгәрмәчле парларны 5 күчмә составта алыштырачаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Диана Жиленкова). Быел «Кремль» метро станциясендә 2005 елдан бирле эшләмәгән ике эскалатор эшли башлаячак. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр итте.

Бүгенге көндә ТР башкаласы метрополитенында 15 поезд кулланыла, аларның хезмәт итү вакыты 30 елдан артып китә, дип сөйләде ул. Әйтик, 2005 елда «Метровагонмаш» җитештергән 5 күчмә состав 17 елын эшләгән, һәм аларның тәгәрмәчле парлары тулысынча тузган. Быел аларны тулысынча алыштыру планлаштырыла.

Метро станцияләрендә шулай ук касса залларында һәм җәяүлеләр төшү урыннарында яктырту дәрәҗәсе арттырылган, җәяүлеләр кичү урыннарында һәм платформаларда ремонт эшләре башкарылган.

2017 елда сафтан чыккан 5 югары вольтлы метро кабель линиясен торгызуга аерым игътибар бирелгән. «Станцияләрне озак вакыт тукландыру күрше уртак тяга подстанциясеннән резерв чыбык буенча барды, һәм бу һәрвакыт өзлексез пассажирлар йөртүнең өзелү куркынычын тудыра иде», – дип билгеләп үтте спикер.

А.Габделхаков шулай ук 2005 елда метрополитенның беренче биш станциясе өчен сатып алынган «Хәрәкәт» комплекслы системасы җиһазларын алыштыру кирәклеген билгеләп үтте. Аларның хезмәт итү вакыты 15 ел тәшкил итә һәм ул 2020 елда тәмамланган. Әгәр төп блоклар ватылса, аларны алыштыру ярты елга кадәр дәвам итә ала, бу җиһаз эшенә һәм пассажирлар йөртү процессына тискәре йогынты ясаячак. Санкт-Петербургның төгәл механика фәнни-тикшеренү институты белән берлектә метроның беренче 5 станциясендә станция җиһазларын алыштыру планлаштырылган.

Моннан тыш, быел объектларның террорчылыкка каршы саклану дәрәҗәсен тәэмин итү өчен металл детекторлар һәм рентгенотелевизия җайланмалары рамкалары сатып алу планлаштырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.02.2023
Видеорепортаж
13.02.2023 12:41
Казанда 2022 елда электр транспортында 67,5 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән
Барлык яңалыклар