В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар метрополитен ачылганнан бирле эшләмәгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). «Кремль» станциясендә, 1 нче вестибюльдә, метрополитен ачылганнан бирле эшләмәгән эскалаторлар эшли башлаган.
«Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эскалаторлар хәзер даими эшләячәк. Аларны эшләтеп җибәрү өчен өстәмә финанслау таләп ителгән. Мәсәлән, кирәкле җиһазлар һәм запас частьләр сатып алынган, системаларны сынау һәм диагностикалау үткәрелгән. Шулай ук дежур бригада өчен эш урыны әзерләнгән – мониторлар, видеокамералар, тавыш көчәйткечләр урнаштырылган.
Соңгы стадиядә эскалаторларны сынау һәм рәсмиләштерү үткәрелгән.