В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәрвишләр бистәсендәге спорт объектының капиталь ремонты 40% ка башкарылган
Дәрвишләр бистәсендә «Ракета» стадионын капиталь ремонтлау дәвам итә – бүгенгә эшләр 40% ка башкарылган. Нәтиҗәдә казанлыларга яшәү урыны буенча яңа өслекле һәм яктыртылган футбол кыры, йөгерү юллары, ә кышын сыйфатлы бозлы шугалак булачак.
«Ракета» стадионын 1947 елда, ә аның трибуналарын 1960 нчы еллар ахырында төзегәннәр. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан стадионда кырның торба системасын, футбол өслеген алыштырганнар, трибуна бүлмәләрен, бинаның фасадын ремонтлаганнар, яңа пыяла пакетлар урнаштырганнар. 80 ел эчендә диярлек стадионның инженер-техник базасы, боз әзерләү өчен җиһазлар һәм махсус техниканы да кертеп, искергән һәм тиешле таләпләргә туры килми башлаган.
2022 елның ноябрендә объектта кырларны суыту өчен ике станцияне алыштырганнар, аларны яңа электр челтәрләренә тоташтырганнар, шулай ук яктырту мачталарын ремонтлаганнар. Хәзер торба системасын, футбол кырының нигезен һәм өслеген алыштыру, йөгерү юлларын төзү, трибуналарны гидроизоляцияләү эшләре алып барыла.
Шулай ук планда – трибуналар бинасының дүртенче катының түбәсен алыштыру һәм территорияне төзекләндерү. Эшләрне 2025 елда тәмамларга планлаштыралар.
Стадионның яңартылган инфраструктурасы кышын сыйфатлы боз әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, бу мөһим, чөнки «Ракета»– « Ак Барс – Динамо» хоккей клубының өй аренасы. Коллективның туган диварларында бик күп җанатарлар катнашында Россия чемпионаты уза, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.