Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2018, 15:10

Юдинода “Локомотив” стадионында яңа футбол кыры ачылды

Стадионны реконструкцияләүнең беренче этабын Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин карап чыктылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нче августта, Ксения Швецова). Бүген Юдино бистәсе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге чара уңаеннан “Локомотив” стадионында реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында яңа футбол кыры төзелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин яңа футбол кырын карадылар, реконструкцияләү барышы белән таныштылар һәм районның спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре белән аралаштылар.

“Локомотив” стадионында ясалма түшәмәле футбол кыры төзелеше тулысынча тәмамланган. Кыр тирәли җиңел атлетика өчен йөгерү юллары ясалган.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов искәртеп үткәнчә, футбол кырыннан кала, киләчәктә биредә волейбол яисә баскетбол өчен күп функцияле уен залы һәм чаңгы-роллер трассасы төзеләчәк. Президент һәм Мэр булачак бинаның проекты белән таныштылар.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык эшләрне дә югары дәрәҗәдә башкарырга кирәк.

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова һ.б катнашты.

Бистәнең юбилеена әзерләнү тимер юлчылар бистәсенең инфраструктурасы үсешенә этәргеч бирде. Микрорайонны масштаблы, комплекслы төзекләндерү эшләре үз эченә юлларны төзекләндерү, йорт һәм йорт территорияләрен капиталь төзекләндерүне, социаль инфраструктура объектларын яңарту һәм яңа объектлар төзүне ала.

Фоторепортаж
Юдино бистәсе 100 еллык юбилеен бәйрәм итә
Видеорепортаж
29.08.2018 14:16
“Локомотив” стадионында яңа футбол кыры ачылды
Барлык яңалыклар