Катнашучылар 800 м, 1,5 км һәм 10 км дистанцияләр буенча йөгерә алачак.
Фото: Денис Гордийко
Спортчыларны теркәү 9:00 дән 10:00 гә кадәр барачак, ә 10:15 сәгатьтә ярышлар башланып китәчәк. Йөгерешләр 10:30 сәгатьтә башлана, беренче булып 10 км дистанциягә ир-атлар һәм 5 км га хатын-кызлар чыгачак.
11:30 сәгатьтә хатын-кызлар арасында 800 метрга йөгерү башлана, ә 11:40 сәгатьтә ир-атлар 1 км га йөгерәчәк. Ярышлар җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланачак.
Йөгерешкә кирәкле әзерлекне һәм медицина контролен узган атлетлар кертеләчәк. Шулай ук спортчылар бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерелергә тиешләр, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 13 нче августта узачак Физкультурачылар көненә Казан халкы һәм кунаклары өчен күңел ачу һәм спорт программасы әзерләнгән иде, алар берничә мәйданчыкта узачак. Спорт активлыклары, җәмәгать транспорты эше һәм хәрәкәтне чикләү турында KZN.RU порталы материалыннан белергә мөмкин.