Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2019, 16:21

Казанның «Мирас» спорт мәктәбе стадионында җәйге футбол сезонын ачу кубогына ярышлар уза

Тәрбияләнүчеләрне һәм укытучыларны Казан Мэры Илсур Метшин сәламләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Ксения Швецова). Казанда «Мирас» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында 2009-2010 елларда туган балалар арасында җәйге футбол сезонын ачу кубогы уза. Быел ул спорт мәктәбенең 30 еллыгына багышланган. Мәктәп стадионында матчларда җиңү өчен 36 команда көрәшә. Тәрбияләнүчеләрне һәм укытучыларны Казан Мэры Илсур Метшин сәламләде. Ул спортчыларга яшь футболчыларның паспортларын тапшырды һәм спорт карьерасында уңышлар теләде.

Футбол матчларында барлыгы 9-10 яшьлек 600-дән артык бала катнаша. Балалар спорт бәйрәме башлануын дулкынланып көттеләр. «Мирас» футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Андрей Князев билгеләп үткәнчә, аларның һәркайсы өчен бүген үзенчәлекле көн. «Футболчы паспорты гомергә бер тапкыр бирелә, бу безнең күптәнге традиция. Һәм алар өчен бу бик истәлекле вакыйга, чөнки алар барысы да футболчы булырга хыяллана, - дип аңлатты А.Князев. - Безнең мәктәптә 7 яшьтән өлкәнрәк булган 500 бала шөгыльләнә, һәм тренировканы башларга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Ни генә дисәң дә футбол - дөньяда иң популяр уен».

Яшь спортчыларга паспортларны Казан Мэры тапшырды. «Без киләчәктә үз мәктәбебезне, үз районыбызны, Казан, Татарстан һәм Россия данын футбол кырларында танытачак яңа футболчыларны сәламләвебезгә шатбыз. Футбол - бу бик шәп спорт төре, футбол яратыгыз, шөгыльләнегез һәм тренерларның бөтен кушканнарын башкарыгыз, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин яшь спортчыларга.

Шәһәр башлыгы шулай ук «Мирас» футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә 30 ел булу уңаеннан хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне котлады һәм мәктәп директорына спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды. «Эшегезгә ихластан бирелгәнегез, балаларны тәрбияләгәнегез, аларга иң яхшы сыйфатларны сеңдергәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Футбол - команда уены ул, һәм хәзер командада булырга өйрәнәчәк балаларга бу алга таба да ярдәм итәчәк. Уңышлар сезгә! Иң көчлесе җиңсен!» - дип теләде шәһәр башлыгы.

Тренерларга ТР Футбол федерациясе президенты Александр Гусев та рәхмәт белдерде. «Бүген Татарстанда 10 меңгә якын малай һәм кыз футбол уйный, һәм без профессиональ футболчылар нәкъ менә сездән үсәр дип өметләнәбез. Сезнең сәламәт, көчле рухлы һәм һәрвакыт футбол яратуыгыз безнең өчен мөһим», - диде ул һәм тәрбияләнүчеләргә футбол туплары бүләк итте.

Яңа җәйге футбол сезоны Илсур Метшин һәм Александр Гусевның символик рәвештә туп тибүләреннән уңышлы старт алды.

Кубок матчлары башланыр алдыннан балалар өчен спорт ярышлары үткәрелде. Әйтик, аларның берсендә кайсы мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең тупны күбрәк кертә алуларын ачыклаганнар. «Приволжанин» яшь футболчылар командасы җиңү яулаган, аларга бүләккә футбол тубы тапшырылган. Җанатарларга футбол осталыгын футбол фристайл буенча Россия чемпионнары - «Эластико» командасы күрсәтте.

Шул ук вакытта стадионда 3 уен узды. Беренче кырда җиңү өчен «МШК» һәм «Тасма» командалары көрәште, икенчесендә – «Мотор» һәм «Вахитов районы», өченчесендә – «Юнит» һәм «Яшел Үзән» командалары. Биредә матчлар кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Җиңүче команда кыйммәтле бүләк, шулай ук Казан Мэры һәм ТР Футбол федерациясе президенты автографы белән туплар алачак.

Чарада Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казанның «Мирас» спорт мәктәбе стадионында җәйге футбол сезонын ачу кубогына ярышлар узды
Видеорепортаж
18.05.2019 13:54
Казанның «Мирас» спорт мәктәбе стадионында җәйге футбол сезонын ачу кубогына ярышлар узды
Барлык яңалыклар