В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе составларын ремонтлау 960 мең километр узгач башкарыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче март). «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең электр депосында «Вагонмаш» ябык акционерлык җәмгыяте җитештергән электр поездларын ремонтлау тәмамлана, ул 960 мең километр ара узгач үткәрелә. Состав ремонтта өч ай торды.
Белгечләр вагоннарның арбаларын тикшерделәр, подшипник төеннәрен алыштырдылар, электрон җиһазларга ревизия һәм ремонт ясадылар, дефектланган компонентларны алыштыру белән барлык электр чылбырларын, тәгәрмәч парларының ультратавыш дефектоскопиясен, компрессорларны тикшерделәр, төеннәрне иске майдан чистарттылар, шуннан соң яңасын сыладылар.
Хәзер һәр вагонның тәгәрмәч парларын депода махсус җайланма ярдәмендә кырып шомарталар. Шуннан соң вагон эчләрен юып чистартачаклар. Эшләрне иң ахырдан предприятиенең баш ревизоры һәм баш инженеры кабул итәчәк. Алга таба поезд таләп ителгән параметрларга туры килү-килмәүне ачыклау өчен линиягә озатыла. Электр поездын киләсе атнада чыгару планлаштырыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан метрополитенында пассажирлар йөртү өчен 15 поезд файдаланыла. Элегрәк Казан Мэры Илсур Метшинга «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, 2022 елда өч поездны уртача ремонтлау күздә тотыла. Узган ел 2011 елда чыгарылган ике «Русич» поездына агымдагы ремонт ясалган һәм 2005 елгы «Чех» маркалы өч поездга уртача ремонт уздырылган.