Мәгълүматны авиакомпанияләр һәм һава гаване кол-үзәкләрендә яки сайтларында белергә мөмкин
Татарстан башкаласы аэропортында 21 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр рейслар расписаниесе үзгәрүе мөмкин. Бу шәһәрдә БРИКС саммитын әзерләү һәм уздыру белән бәйле. Рейслар турында мәгълүматны кол-үзәкләрдә яки авиакомпанияләр һәм аэропорт сайтларында карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Аэропортка бару өчен, шулай ук кире юнәлештә тимер юл вокзалы һәм һава гаване арасындагы электричкалардан файдаланырга киңәш итәләр. Такси хезмәтләрен кулланып булмый.
26 октябрьгә кадәр 1А терминалы янындагы Р1 парковкасында урнашкан автомобильләр Р7 тәүлеклек стоянкасына күчерелергә мөмкин. Техник сәбәпләр буенча 2 терминалның тәүлеклек парковкасы керү өчен ябылачак.
Очып китү чорында халыкка транспорт тәүлеклек парковкаларда калдырырга киңәш итәләр. Күрсәтелгән зоналарның эше турында мәгълүматны +7(962)575-37-51 телефоны буенча белергә мөмкин.
Аэропортка рейс очарга кимендә 2-3 сәгать кала килергә киңәш ителә.
«Шәһәрнең тимер юл вокзалларында шулай ук куркынычсызлык чаралары арттырылачак. Моны сәфәрне планлаштырганда исәпкә алырга һәм алданрак килергә кирәк», – дип игътибар итте Илдар Шакиров.
Ул билгеләп үткәнчә, транспорт оешмалары куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эш башкарганнар. «Линиядә эшләгәндә машина йөртүчеләрнең һәм кондукторларның уяулыгын арттыру, штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә экипажларның хәрәкәт итү тәртибен, шулай ук хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр белән багланышларны арттыру буенча чаралар күрелде», – дип хәбәр итте спикер.
Моннан тыш, территориядә керү контроле көчәйтелгән, чит затлар озатмыйча рөхсәт ителми. «Ташучылар тарафыннан хосусый сак оешмаларының өстәмә көчләре җәлеп ителде», – дип игътибар итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казанда терроризмга каршы комиссия утырышы узды. Анда БРИКС саммитын уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде.
Ул халыкны уяулык күрсәтергә һәм шикле шәхесләр турында хокук саклау органнарына мәгълүмат бирергә өндәде.