Игорь Сәләхетдинов искә төшергәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда 71 авария участогы теркәлгән, анда 240 тан артык юл-транспорт һәлакәте булган. Алар арасында: Толстой — Горький, Җиңү проспекты – Минск, Николай Ершов — Новаторлар урамнары киселешләре. Әлеге участокларда юл-транспорт хәлен яхшыртуга республика бюджетыннан 150 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Казан юлларындагы авария участоклары 86 процентка бетерелгән: эшләр 71 урынның 58 җирендә башкарылган, аларны тулысынча 1 нче сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла. Бу хакта Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов хәбәр итте.

«Безнең бурыч – юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарны бетерү генә түгел, яңаларын булдырмау да, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. — Мин барлык юлчыларның да игътибарын яңгыр суларына юнәлтүләрен, әгәр кайдадыр нәрсәдер юылса, шунда ук тәртип урнаштыруларын сорыйм».

Ул билгеләп үткәнчә, чит сәбәпләр аркасында кайбер авария участокларын юкка чыгару тоткарланган. «Шул ук вакытта мин эшләрне башкару җәдвалында торуыгызны сорыйм. 1 нче сентябрьгә барысы да тәмамланырга тиеш, чөнки бу вакытка юл хәрәкәте арта, кешеләр ялдан кайталар, балаларны мәктәпләргә илтәләр, шуңа күрә барлык проблемалы урыннарны моңа кадәр имин итәргә кирәк», – диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Игорь Сәләхетдинов искә төшергәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда 71 авария участогы теркәлгән, анда 240 тан артык юл-транспорт һәлакәте булган. Алар арасында: Толстой — Горький, Җиңү проспекты – Минск, Николай Ершов — Новаторлар урамнары киселешләре. Әлеге участокларда юл-транспорт хәлен яхшыртуга республика бюджетыннан 150 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Эшләр комплексына 400 юл билгесе, 920 метр куркынычсызлык киртәсе, 89 яктырткыч, 50 делиниатор, 11 ясалма юл тигезсезлеге, сигез мәгълүмат секциясе керә. Шулай ук 8 мең квадрат метрдан артык юл өслеген төзәтү, ике светофор объектын тергезү һәм башкалар каралган.

Эшләр 13 авария участогында дәвам итә. «Схемаларны, җир эшләрен инженерлык коммуникацияләренең баланс тотучылары белән килештерү, материаллар һәм җиһазлар сатып алу вакытын исәпкә алып, сигез участокта эшләр 1 нче августка кадәр, бишендә – 1 нче сентябрьгә кадәр тәмамланачак», - дип ачыклык кертте спикер.

Быел юл билгеләре 400 мең квадрат метрдан артык мәйданда ясалачак, дип өстәде ул. Бу максатларга 470 млн сум бүлеп бирелгән. Күпчелек өлеше – 339,5 мең кв.м – термопластик һәм тагын 67 мең кв.м буяу белән ябыла. Бүгенгә эшләр 362 мең кв.м мәйданда башкарылган, бу гомуми күләмнең 89% тәшкил итә.

Проблемалы 19 участокта яңа яктырту барлыкка килде — 32 багана һәм 89 яктырткыч. 16 өстәмә яктырту җәяүлеләр кичүләре зонасында урнаштырылган, чөнки еш кына бәхетсезлек очраклары җәяүлеләр хәрәкәт иткәндә начар күрү аркасында килеп чыга. Эшләр Юлиус Фучик – Минск, Николай Ершов – Искра, Пушкин – Дзержинский, Дәрвишләр бистәсендәге Мир – Парк урамы, Беломорск – Кутузов урамнары киселешендә башкарылган.

2024-07-22T10:25:48+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.