В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Россиянең һәм дус илләрнең беренче затлары катнашында узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Казанда БРИКС илләре саммиты 26 дәүләт башлыгын җыячак. Бу хакта II Казан халыкара юридик форумында Татарстан Республикасы башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, вакыйга Россиянең һәм дус илләрнең беренче затлары катнашында узачак. «Болар барысы да алга таба үсешнең һәм барлык юнәлешләрдә даими алгарышның Казанны халыкара һәм Россия көн тәртибендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу үзәге итүе турында сөйли», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, Казанда БРИКС илләре саммиты 2024 елның октябрендә планлаштырыла. Шул ук вакытта ТР башкаласы киләсе елда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт ярышларын кабул итәчәк.