Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.03.2024, 12:01

Казанда БРИКС илләре саммитында экомониторинг һәм калдыклар белән эш итү турында фикер алышачаклар

РЭО башлыгы берләшмәнең гомуми углерод базарын булдыруны хуплады

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанда БРИКС илләре саммитында калдыклар белән эш итү, углерод берәмлекләре һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы темалары буенча фикер алышачаклар. Бу хакта Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Россия экологик операторы (РЭО) генераль директоры Денис Буцаев хәбәр итте.

«Без калдыклар белән бәйле мәсьәләләрне генә түгел, әйләнә-тирә мохитне күзәтү мәсьәләләрен дә тикшерүгә кушылырга телибез. Бу хәзер федераль дәрәҗәдә тормышка ашырыла торган экомониторинг проектының дәвамы яки билгеле бер чагылышы. Углерод мәсьәләсен күтәрү кысаларында яшел берәмлекләрне бүлү принциплары турында фикер алышырга телибез», – дип китерә ТАСС спикер сүзләрен.

Денис Буцаев билгеләп үткәнчә, полигоннарны рекультивацияләү һәм чүплекләрдән һәм полигоннардан зарарлы матдәләр чыгаруны киметү проблемаларына яшел принциплар кертү темасы тармакка өстәмә финанс импульс бирергә мөмкин. Мондый проектларның мисаллары дөньяның төрле почмакларында бар. Шулай ук РЭО башлыгы БРИКСның гомуми углерод базарын булдыруны хуплады.

Россия экологик операторы БРИКС саммитының экологик операторы булачак.

Исегезгә төшерәбез, чара ТР башкаласында быел октябрь аенда узачак. Элегрәк Россия президенты Владимир Путин БРИКС саммитын уздыру урыны итеп ни өчен Казанның сайлануын аңлатты. Аның сүзләренчә, бу шәһәр һәм тулаем Татарстан үсешенең югары дәрәҗәсе белән бәйле.

Барлык яңалыклар