В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РЭО башлыгы берләшмәнең гомуми углерод базарын булдыруны хуплады
Фото: Марат Мөгыйнов
«Без калдыклар белән бәйле мәсьәләләрне генә түгел, әйләнә-тирә мохитне күзәтү мәсьәләләрен дә тикшерүгә кушылырга телибез. Бу хәзер федераль дәрәҗәдә тормышка ашырыла торган экомониторинг проектының дәвамы яки билгеле бер чагылышы. Углерод мәсьәләсен күтәрү кысаларында яшел берәмлекләрне бүлү принциплары турында фикер алышырга телибез», – дип китерә ТАСС спикер сүзләрен.
Денис Буцаев билгеләп үткәнчә, полигоннарны рекультивацияләү һәм чүплекләрдән һәм полигоннардан зарарлы матдәләр чыгаруны киметү проблемаларына яшел принциплар кертү темасы тармакка өстәмә финанс импульс бирергә мөмкин. Мондый проектларның мисаллары дөньяның төрле почмакларында бар. Шулай ук РЭО башлыгы БРИКСның гомуми углерод базарын булдыруны хуплады.
Россия экологик операторы БРИКС саммитының экологик операторы булачак.
Исегезгә төшерәбез, чара ТР башкаласында быел октябрь аенда узачак. Элегрәк Россия президенты Владимир Путин БРИКС саммитын уздыру урыны итеп ни өчен Казанның сайлануын аңлатты. Аның сүзләренчә, бу шәһәр һәм тулаем Татарстан үсешенең югары дәрәҗәсе белән бәйле.