Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2024, 15:25

Казанга БРИКС саммитына Бразилия президенты киләчәк

Халыкара вакыйга быел октябрь аенда узачак

Фото: Марат Мөгыйнов

Бразилия президенты Луис Инасиу Лула да Силва быел октябрь аенда Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта иминлек мәсьәләләре буенча югары вәкилләрнең XII халыкара очрашуында Бразилиянең Мәскәүдәге Илчесе Родриго де Лима Баэна Соарес хәбәр итте.

«Әйе, ул октябрьдә Казанда (саммитта) булачак», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, июнь аенда ТР башкаласында БРИКС уеннары да үтәчәк. Чарага 4,7 мең спортчы һәм делегация әгъзалары киләчәк. Ярышлар 29 спорт төре (шуларның 20 се – Олимпия төрләре) буенча оештырылачак.

Шәһәрдә халыкара вакыйгалар уңаеннан масштаблы әзерлек эшләре бара. Спорт объектлары, кунакханә инфраструктурасы һәм башкалар ремонтлана. БРИКС эгидасы астында уза торган чараларга әзерлек буенча штаб оештырылды, аны мэр Илсур Метшин җитәкли.

Бу атнада шәһәр башлыгы кайбер объектларны тикшерде. Әйтик, БРИКС илләре саммитында катнашучыларны урнаштыру өчен 51 объект каралган. Алар арасында 5, 4, 3 һәм 2 йолдызлы 46 кунакханә, шулай ук Универсиада авылы, шифаханәләр һ.б. бар. Бүгенге көнгә якынча 6,5 мең номер броньланган.

Барлык яңалыклар