Бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). 23-нче июньдә Казанның Совет районы Дәрвишләр торак массивындагы Каенлыкта Сабантуй милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Кунакларны татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт көтә: Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, җырчылар Салават Миннеханов һәм Гүзәлем, шулай ук күпсанлы тематик мәйданчыкларда милли спорт ярышлары һәм күңел ачу программасы.
Бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана. Авыл ишегалларында кунаклар татар халкының көнкүреше белән таныша, «Осталар шәһәре» мәйданчыгында гамәли һәм сынлы сәнгать әсәрләре ясау буенча мастер-класста катнаша алачак. Концерт-күңел ачу мәйданчыгында казанлыларны интерактив уеннар, конкурслар һәм призлар уйнату көтә. «Сабантуй тавышы» мәйданчыгы халык караокесы урыны булачак, ГТО мәйданчыгы физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. Ә халык җырларын һәм биюләрен яратучыларны районның иҗат коллективлары чыгышы «Сабантуй бизәкләре» концерт мәйданчыгында сөендерәчәк.
Иң кечкенә кунаклар өчен мастер-класслар һәм балалар фотозоналары белән «Сәләтле бәләкәч» махсус балалар уен программасы оештырылачак. Яшьләрне милли ярышлар, аниматорлар һәм аттракционнар белән «Балалар мәйданы» көтә.
Төп программа 10.00 сәгатьтә үзәк мәйданда башланачак. Биредә районның иҗат коллективлары катнашында «Казан сөлгесе» театральләштерелгән тамашасы узачак. 11.00 сәгатьтә Салават Фәтхетдинов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем катнашында концерт башлана. 11.30 сәгатьтә милли спорт ярышлары һәм халык яраткан уеннар старт ала: баганага менү, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һ.б. Сабантуйның абсолют батырын билгеләү һәм бүләкләү бәйрәмнең финалы булачак, батырга традиция буенча тәкә һәм автомобиль тапшырыла.
Бәйрәм мәйданында шулай ук татар милли ашларыннан фуд-зона һәм халык һөнәрләре эшләнмәләре, сувенир продукциясе күргәзмәсе оештырылачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.