Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2020, 15:02

Казанның кайбер эре предприятиеләрендә сәнәгать җитештерүе индексы 120%тан артып киткән

Пандемия чорында шәһәрнең система барлыкка китерүче бизнесы аз гына зыян күргән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Ксения Швецова). Казанда беренче яртыеллык йомгаклары буенча шәһәр икътисадының кайбер тармаклары җитди күтәрелеш күрсәттеләр: азык-төлек продуктлары, эчемлекләр, машиналар, җиһазлар җитештерүдә үсеш күзәтелә. Пандемия чорында шәһәрнең система барлыкка китерүче бизнесы аз гына зыян күрде, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

«Яртыеллык нәтиҗәләре без көткәннәрдән бераз яхшырак. Шуңа да карамастан, ел әле тәмамланмаган. Чебешләрне көзен дә санаячакбыз, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Казанның күп кенә эре предприятиеләре модернизация белән актив шөгыльләнделәр, озак вакытлы контрактлар өстендә эшләделәр, партнерлар белән мөнәсәбәтләр төзеделәр. Бу үз нәтиҗәсен бирде, аларның күбесе үз күрсәткечләрендә үсте».

Беренче яртыеллыкта Казанда үзебездә җитештерелгән товарлар төяп җибәрелгән, эшләр башкарылган һәм 203 млрд сумлык хезмәт күрсәтелгән, шул исәптән эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан - 163 млрд сумга диярлек, дип хәбәр итте И.Шакиров.

«Казан Гипронииавиапром» АҖ, авиация заводы, «Союз» конструкторлык бюросы, «Аромат» АҖ, «Нефтепромхим» АҖ һәм башкаларда сәнәгать җитештерүенең индексы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 120%-тан артып киткән. Бу, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, узган ел ахырында төзелгән контрактлар буенча куәтләрне тулыландыру белән бәйле.

«Кайбер предприятиеләр пандемия чорында кыскартылган эш атнасына күчте, - дип искәртте спикер. - Сәнәгать өчен иң җиңел ай апрель булды, ул вакытта шәһәрнең 140 система барлыкка китерүче предприятиесеннән 59-ы аерым режимда эшләде. Май уртасына предприятиеләр штат эш режимына чыга алды, персоналны һәм җитештерү куәтләрен тулысынча тәэмин итте».

Казанда азык-төлек продуктлары, эчемлекләр, машина һәм җиһазлар, кәгазьләр һәм кәгазь әйберләр, электр җиһазлары җитештерүдә, шулай ук химия җитештерүендә үсеш күзәтелә. Ә менә компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр җитештерү, башка транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү кебек эшчәнлек төрләрендә, киресенчә, кимү күзәтелә.

Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, сәнәгать җитештерүе күләмнәре кимеде һәм 98,9% һәм 96,5% тәшкил итте. Беренче яртыеллык ахырына беренче кварталда ук башланган эре эшмәкәрлекне төяп җибәрүнең кимүе 2,2% тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 101,2 % тәшкил итте.

Пандемия торак төзелеше темпларына да шактый төзәтмәләр кертте. Төзелеш өлкәсендә узган яртыеллыкта эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан башкарылган эшләр күләме 11 млрд сумга якын тәшкил итте. Шактый өлеше, узган еллардагы кебек үк, торак төзелешенә туры килә. Беренче яртыеллыкта барлыгы 460 мең кв.м торак сафка бастырылган. Бу гомуми мәйданы 360 мең кв.м диярлек булган 7145 яңа фатир һәм 619 шәхси торак йорт, дип хәбәр итте И.Шакиров.

«Хәзер эшләр планлы режимга кайтты һәм тулысынча графикка туры килә», - дип өстәде спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.08.2020
Видеорепортаж
17.08.2020 13:21
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казанда сәнәгать җитештерүенең индексы 101,2% тәшкил иткән
Барлык яңалыклар