Халыкара вакыйгаларга кадәр 29 объектта эшләр башкарылачак
Фото: Денис Гордийко
«Быел юлларны ремонтлауга төрле программалар буенча 16 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Һава торышына карамастан, эшләр тулы көченә бара. Аларның бер өлешен – БРИКС уеннарына, калганын саммитка төгәлләячәкбез», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Беренче халыкара вакыйга – БРИКС уеннары – 12-23 нче июньдә узачак. Бу вакытка шәһәрдә сигез юл участогы ремонтлана. Өчесендә – Теннис академиясе, «Буревестник» спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге буйлап Җиңү проспекты буенча җирле юллар инде яңартылган. Тагын биш участокта эш алып барыла: Сыртланова һәм Гарифьянов урамнарында, Сыртланова урамыннан Р.Зорге урамына кадәр Җиңү проспекты буенча җирле юлда, Үзәк стадион каршындагы парковкада һәм «Татнефть Арена» янында. Барлык объектларның гомуми әзерлек дәрәҗәсе – 50% тан артык.
Октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитына юлларны төзекләндерү 24% ка үтәлгән. Барлыгы 21 участокны яңарту планлаштырыла. Николай Ершов һәм Һади Такташ урамнарында (Даурия урамыннан Оренбург трактына кадәр) эшләр инде төгәлләнгән. Хәзерге вакытта ремонт Карл Маркс (Батурин урамыннан Театр урамына кадәр), Батурин, Чистай, Уң як Болак, Сул як Болак урамнарында һәм Миллениум күперендә бара. 14 участокта әзерлек чаралары күрелә.
Камилә Вилданова