Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2019, 15:49

Казанның «Замбези елгасы»нда Бразза мартышкалары, ташбакалар һәм лемурлар урнашкан

Җәнлекләрне зоопаркның иске өлешеннән яңасына күчерү дәвам итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда зооботаника бакчасының иске өлешеннән яңа - «Замбези елгасы. Африка» өлешенә күчерү дәвам итә. Бүген яңа уңайлы вольерларга Бразза мартышкалары, ташбакалар һәм лемурлар күчте.

Өч лемур һәм дүрт Бразза мартышкасын яңа зооботаника бакчасына хайваннарның һәм зоопарк хезмәткәрләренең иминлеген тәэмин итә торган махсус күчмә читлекләрдә күчерделәр. Белгечләр аңлатканча, әгәр лемуралар куркынычсыз, яртылаш кулга ияләшкән җәнлекләр булса, Бразза мартышкалары – ерткыч һәм шактый агрессив хайваннар, шуңа күрә аларны йөрткәндә саклык чараларын үтәргә кирәк.

Лемурларның элеккегесеннән берничә тапкыр зуррак булган яңа вольерларында һава температурасы +27 градуска якын. Приматлар өчен вольерда күп санлы үсемлекләр һәм канатлардан торган чын тропик урман урнаштырганнар. Хайваннар яңа шартларда тизрәк үзләшсен өчен, алар өчен яңа вольерларда җиләк-җимеш һәм яшелчә тәлинкәләре әзерләнгән. Әмма төшке аш урынына лемурлар үзләренең яңа торагын тикшерүне өстен күргәннәр һәм лианалар буйлап актив үрмәли башлаганнар. «Әлегә лемурлар бераз стресс хәлендә, бу нормаль күренеш, - дип аңлатты Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов. - Ай дәвамында барлык күчерелгән терлекләр карантинда булачак. Бу вакыт эчендә алар тулысынча үзләшәчәк, яңа вольерларга ияләшәчәк. Бу вольерлар искеләреннән берничә тапкырга зуррак булганлыктан, без алар биредә үрчи башлар дип көтәбез».

Бразза мартышкаларын яңа зоопарк территориясенә күчергәннән соң, әүвәл «вакытлыча күченү урыны»на – аерым зур булмаган вольерга чыгарганнар, приматлар аңа ияләшергә тиеш булганнар. Бу бүлмә төп вольер белән бәйле, соңрак мартышкаларны шунда кертәчәкләр. «Бразза мартышкалары куркыныч тудырырга мөмкин, алар шактый агрессив. Алар янына болай гына кереп булмый, әйтик, вольерны җыештыру кирәк булса, - дип аңлатты зооботаника бакчасы директоры. - Шуңа күрә приматлар өчен төп вольер янында «вакытлыча күченү урыны» булдыралар, анда аларны, вольерны җыештырырга кирәк булса, ризык белән алдап кертеп торачаклар. Алар үзләрен иркен хис итәчәкләр һәм бер бинадан икенчесенә күчеп йөриячәкләр».

Приматлардан тыш, бүген ташбакаларны да күчерделәр. Шпоронос ташбаканы сурикатлар белән бергә урнаштырдылар, алар инде яңа шартларга җайлашкан һәм, зоопарк хезмәткәрләре сүзләренчә, үзләрен яхшы хис итәләр. Тагын алты пантер ташбакасын даманнар белән бергә урнаштырдылар. «Сурикатлар һәм даманнар белән ташбакалар менә дигән итеп тормышка итәчәк. Кыргый дөнья табигатендә алар бергә яшиләр, без табигыйлеккә максималь якын булган шартлар тудырдык», – дип сөйләде Ф.Нурмөхәммәтов.

Исегезгә төшерәбез, хайваннарны адаптация уза торган яңа вольерларга этаплап күчерү 30-нчы октябрьдә башланды. Бразза мартышкалары, ташбакалар һәм лемурлардан тыш, иркен уңайлы вольерларга сурикатлар, даманнар, крокодиллар, серваллар, су сыеры һәм ак башлы сиплар да урнашкан. Шулай ук бу атнада зоопаркка җиде Мисыр челәнен китергәннәр.

Киләсе атнада яңа зоопаркка тәвә кошлары, гну антилопасын, эебраларны һәм гамадрилларны күчерү планлаштырыла.

«Замбези елгасы» агымдагы елның декабрь ахырында ачылыр дип көтелә.

Фоторепортаж
Казанның «Замбези елгасы»нда Бразза мартышкалары, ташбакалар һәм лемурлар урнашты
Барлык яңалыклар