В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кошларны җылы кышкы вольерларга урнаштырдылар, анда алар белгечләр күзәтүе астында яңа шартларга җайлаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан зооботаника бакчасының иске өлешеннән «Замбези елгасы»на яңа «хуҗалар» – Вася һәм Маша исемле тәвә кошлары күчте. Кошларны җылы кышкы вольерларга урнаштырдылар, анда алар белгечләр күзәтүе астында яңа шартларга җайлаша.
Казан зооботаника бакчасына тәвә кошлары узган елның кышында Йошкар-Оладан өч яшьтә килә, быел аларга дүрт яшь тулган. Алар йорт кошларына әйләнгән – зоопаркка күчкәнче фермерларда яшәгәннәр. Тәвә кошларының пары әле күптән түгел генә барлыкка килгән. Быел кошлар беренче тапкыр йомырка салган, әмма кошчыклар чыкмаган: йомыркаларны соң - температура шартлары туры килми торган чакта салганнар. «Мондый хәлләр булгалый, кошчыклар беренче йомыркадан ук чыкмаска да мөмкин, – дип аңлатты массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек буенча белгеч Елена Варфоломеева. – Эшне башы бар, яңа зоопарк шартларында тәвә кошлары нәсел калдырачак дигән сүз».
Тәвә кошларын яңа вольерларга чыгарганнан соң, алар яңа яшәү урынын кызыксынып тикшерә башлаган.
Бер ай дәвамында тәвә кошлары карантин вакытында ветеринария табиблары күзәтүе астында булачаклар. Бу вакыт эчендә алар яңа шартларга тулысынча ияләшәчәк, шуннан соң кошларга урамда йөрү мөмкинлеге биреләчәк. «Алар күптәннән безнең шартларда яши, салкыннарга күнеккән һәм озак вакытка чыгарсаң, түбән температураны да нормаль кичерәләр», – дип аңлатты Е.Варфоломеева.
Җәй көне тәвә кошлары зебра, антилоплар һәм киләчәктә жирафлар белән күрше булачак урам вольерының зур территориясе буйлап иркенләп йөриячәк. Бу вольердагы шартлар максималь рәвештә табигый шартларга якын.
Искәртеп узабыз, узган атнада зоопаркның яңа өлешенә 18 гамадрил һәм парлы кыргый киек кошлар күчте, ә якын арада зәңгәр антилопаны яңа вольерларга күчерү планлаштырыла. «Замбези елгасы» Яңа елга ачылачак.