Мондый карар юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссияләре тарафыннан кабул ителде.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, Серов, Чишмәле, Минск, Фәйзи, Сафиуллин урамнарында, шулай ук Мәскәү базары буенда, Энергетиклар урамыннан Ш.Усманов урамына кадәрге участокта һәм Шуртыгин урамы буенча 7 нче номерлы йорт янындагы автомобиль юлында билгеләр куелган.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларга игътибарлы булырга һәм билгеләнгән юл билгеләренә таянырга кушалар.