Очрашуда катнашучылар чаралар программасы мөмкинлекләре һәм яңа оешмалар, проектлар өчен критерийлар турында фикер алышачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). Казанда «Бауман: төп җәяүлеләр урамы нинди булырга тиеш?» дип исемләнгән ачык дискуссия булачак. Очрашуда катнашучылар Бауман урамының вакыт узу белән ничек үзгәрүе, аңа чараларның үз программасы кирәкме, шулай ук ачылучы биналар һәм яңа проектлар өчен махсус критерийлар, Россия һәм дөнья тәҗрибәсе турында фикер алышачак.
Фикер алышуда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров катнашачак. Модератор булып «ТатарстанДа» видеопроектына нигез салучы һәм «#Татарстанонлайн» туры эфирларын алып баручы Сергей Магданов чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Очрашу 24 нче май көнне 19:00 сәгатьтә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узачак. Теләге булган һәркем дискуссиядә катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Чара «Шәһәр модераторлары» дискуссия-белем бирү программасы кысаларында уза. Казан Мэриясе оештыручыларның берсе булып тора.
Исегезгә төшерәбез, Казанда башкаланың урам артистлары, музыкантлары һәм рәссамнары, шул исәптән Бауман урамында эшләүче, «Art-проспект» цифрлы платформасы штат режимында эшли башлады.