Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2022, 12:59

Казанда кыш озатуда «Балаган Лимитед» төркеме концертның хедлайнеры булачак

Май чабу бәйрәмен 6 нчы мартта Аккош күлендә, шулай ук «Калейдоскоп» паркында бәйрәм итәләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). 6 нчы мартта Казан халкы һәм шәһәр кунаклары кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган халык күңел ачуларында катнаша алачак. Май чабу бәйрәмен «Калейдоскоп» паркында һәм Аккош күлендә билгеләп үтәчәкләр, анда концертның хедлайнеры «Балаган Лимитед» төркеме булачак.

Кече Аккош күле территориясендәге Май чабуны бәйрәм итүнең традицион мәйданында чаралар 10:00 сәгатьтә башлана, карачкыны яндыру 13:00 сәгатьтә планлаштырыла. Бәйрәм кунакларын күп төрле традицион ризыклар белән фуд-корт, кышкы активлык зоналары, «Ишегалларында этноспорт» проектыннан халык уеннары, чаңгыда шуу буенча мастер-класс һәм фотозоналар көтә.

Концерт программасын Казанның мәдәни үзәкләренең һәм учреждениеләренең район һәм шәһәр фольклор коллективлары тәкъдим итәчәк. Төп сәхнәдә бәйрәм партнерларыннан конкурслар һәм призлар уйнатылачак. Бәйрәмнең хедлайнеры – «Балаган Лимитед» төркеме, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Бу көнне «Аккош күле» тукталышына кадәр йөрүче җәмәгать транспортының эше көчәйтеләчәк. 36 нчы, 46 нчы һәм 72 нче номерлы автобуслар эш көне графигы буенча йөриячәк. Кунаклар өчен төп парковка Аккош күле ягыннан Горький шоссесы буенча оештырылачак. Шул ук вакытта шәһәрлеләрдән җәмәгать транспортына өстенлек бирүләрен сорыйлар.

Май чабуны «Калейдоскоп» паркында да бәйрәм итәргә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте. Чаралар 11:00 сәгатьтә башлана, 13:00 сәгатьтә тәмамлана. Кунакларны районның иҗат коллективларыннан концерт көтә. Спорт мәйданчыгында теләүчеләр үзләрен тизлеккә һәм җитезлеккә тикшерә алачак. Шулай ук барлык теләүчеләр май чабу бәйрәменең традицион ризыгы – белен белән сыйлана алачаклар.

Барлык яңалыклар