В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы һәм кунаклары алар белән салкыннар башланганчы хозурлана алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь). Казанда Болак ермагында фонтаннар эшли башлады. Шәһәр халкы һәм кунаклары алар белән салкыннар башланганчы тагын ай ярым хозурлана алачак.
Соң кабызу ермакның терәк диварындагы ремонт эшләре башкарылу белән бәйле. Эшчеләр суны тиешле дәрәҗәгә күтәрә алдылар һәм фонтаннарны этаплап кабыза башладылар. Хәзерге вакытта 22 фонтанның 13 е генә эшли, калганнары якын арада эшли башлаячак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.