В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2,5 метр биеклектәге фигура бу җәйдә дә шәһәр магистрален бизәячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Казанда шәһәрне чәчәкләр белән бизәүгә масштаблы әзерлек бара. Әйтик, Универсиада проспектында гадәти булмаган композицияне – зур футбол тубын урнаштыру башланды. Фигураны җәйге сезонда, 2016 елдан башлап ел саен урнаштыралар. Туп 2,5 метр биеклеккә җитә. Ул көмеш төстәге цинерарийлардан һәм куе кызыл ирезинеләрдән торган бишкырлыклар белән бизәлә.
Әзерлек берничә көн бара һәм берничә этаптан тора. Башта металл каркасны тикшерәләр һәм кирәк булганда ремонтлыйлар. Аннан соң күләмле конструкцияне ашлама белән кушылган кара туфрак белән тутыралар, шуннан соң фигурага һәм андагы балчыкка су сибәләр. Алга таба декорациянең бөтен өслегенә чәчәкләр утыртыла башлый. Утырту тыгызлыгы бер квадрат метрга 200 үсентегә кадәр җитә.
Җәйге сезон дәвамында композициягә су сибәчәкләр, кирәк булганда, аны яңа чәчәкләр белән тулыландырачаклар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Казанда яшәүчеләр «Ярдәм» мәчете янындагы «Китап» композициясе белән инде хозурлана ала. Чәчәктән ясалган скульптура Коръәнне гәүдәләндерә, ул кызыл һәм ак бегонияләрдән тора.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында чәчәкләр белән 19 мең кв.м мәйданлы 59 урам бизәләчәк, барлыгы бер миллион чәчәк утыртылачак.