Казанның Җиңү проспектында вакытлыча светофорлар урнаштырылачак. Сәбәбе — җәяүлеләр өчен җир өсте кичүен төзекләндерүгә ябу.
Светофорлар хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә «Тектоник» тукталышы янында барлыкка киләчәк. Монда ук билгеләүләр ясаячаклар.
Үзгәрешләр 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.