В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сабыйларга кушылган сирәк исемнәр Динислам, Эрлан, Әлфис, Аэлита, Риналия, Эллиса булган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Узган атнада, 18 нче июльдән 24 нче июльгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 395 бала: 202 малай һәм 193 кыз тууы теркәлгән.
Иң кечкенә авырлыктагы бала 900 грамм булса, ә иң зур авырлыктагысы 5190 граммны тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.
Казанлылар үз балаларына кушкан иң популяр исемнәр: Тимур, Кәрим, Әскәр, Роберт, Алисә, Василиса, Әминә, Ева. Узган атнаның иң сирәк исемнәре Динислам, Эрлан, Әлфис, Аэлита, Риналия, Эллиса булган.
Икенче атна рәттән шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 399 пар үзләренең никахларын теркәгән.