Яңа туган балаларга кушылган сирәк исемнәр Владимир, Муса, Архип, Агнесса, Эва, Муфида булган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Узган атнада Казанда 353 бала тууы теркәлгән: 178 малай һәм 175 кыз. Иң зур авырлыктагы яңа туган бала 4850 грамм булган, иң кечкенәсе 600 грамм тәшкил иткән.
Казанлылар күбрәк үз балаларын Эмир, Артур, Әмир, Гадел, Әминә, София, Амелия, Милана дип атаганнар. Владимир, Муса, Архип, Агнесса, Эва, Муфида сирәк кушылган исемнәр булган.
Шул ук чорда ТР башкаласында 102 пар никахлашкан, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.