В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа туган сабыйларга кушылган сирәк исемнәр Ариан, Назар, Муса, Лунна, Вера, Яромира булган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Узган атнада, 20 нче февральдән 26 нчы февральгә кадәр, Казанда 313 бала туган: 166 малай һәм 147 кыз. Туганда иң зур авырлыктагы бала – 5070 грамм, иң кечкенәсе 1350 грамм булган.
Казанлылар үз балаларын ешрак Кәрим, Әмир, Радмир, Алинә, Аиша, Амелия дигән исемнәр кушкан. Сирәк исемнәр Ариан, Назар, Муса, Лунна, Вера, Яромира булган.
Шулай ук узган атнада Казанда 145 пар никахлашкан, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.