Шул ук чорда шәһәрдә 418 бала туган
2024 елның 29 июленнән 4 августына кадәр Казанда 245 малай һәм 173 кыз тууы теркәлгән.
Малайлар арасында популяр исемнәр Гадел, Әмир, Эмиль, Әмир, Максим, Мирон булса, кызларга София, Алинә, Азалия, Зифа, Раяна, Ева дип кушканнар.
Малайлар арасында сирәк исемнәр: Кемаль, Нариман, Осман, Зиннәт, Григорий, Игнат, Всеволод, Асад, һәм Имир. Кызларга Илиана, Эмма, Минна, Халисә, Анита, Азизә, Эсмира, Таинә сирәк исемнәре бирелгән.
Шул ук чорда шәһәрдә 323 пар никахларын теркәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның ГХАТ идарәсендә.