Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 26 шалтырату килгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Узган атнада, 2 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8988 чакыру үтәгән, шул исәптән 1137 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
765 тапкыр медицина хезмәткәрләрен бәхетсезлек очракларына чакырганнар. 26 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 29 кеше зыян күргән, шуларның 20 се дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын булган урыннарга медиклар 11 тапкыр чыккан, аларда 2 кеше зыян күргән.
Иң күп чакырулар, 8153, медикларга төрле авырулар буенча килгән. 97 очракның сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 31 енең – кискен миокард инфаркты. Бала тудыруга табиблар 69 тапкыр чыктылар, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.