Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2023, 13:07

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте бәхетсезлек очракларына 761 тапкыр чыккан

32 чыгуның сәбәбе юл-транспорт һәлакәтләре булган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель). Узган атнада, 27 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7310 чакыру башкарган, шул исәптән 1189 чакыруны – җәмәгать урыннарына.

Табибларга иң күп чакырулар, 6484, төрле авырулар аркасында килгән. 97 чакыруның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, ә 43 енеке – миокард инфаркты. Табиблар бала табу очракларына 65 тапкыр барганнар.

Медиклар бәхетсезлек очракларына 761 тапкыр чыккан. Юл-транспорт һәлакәтләреннән 32 шалтырату килгән. Аварияләрдә 34 кеше зыян күргән, шуларның 21 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын урыннарына медиклар 12 тапкыр чыккан, аларда өч кеше зыян күргән.

Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 183 кә кимегән, чөнки авырулар, бәхетсезлек, бала табу очраклары аркасында шалтыратулар азрак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Барлык яңалыклар