Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2019, 13:28

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8,1 меңнән артык чакыру килгән

58 тапкыр медиклар миокард инфаркты очрагына чакыртылган, шуның кадәр үк – бала табу очракларына.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 28-нче гыйнвардан 3-нче февральгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8176 чакыру килгән, шуларның 967 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6645 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 58 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 189 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 58 чакыру килгән.

773 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 34 тапкыр чакыртылганнар, аларда 31 кеше зыян күргән, 21 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 19 тапкыр чакыртылган, биредә 4 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.

Узган атнада белән чагыштырганда, чакырулар саны 144-кә арткан. Янгыннарга (5-кә), миокард инфарктына (2-гә) чакырулар саны арткан. Юл-транспорт һәлакәтләренә (8-гә), мидәге кан әйләнеше бозылу (2-гә), бала табу (2-гә) очракларына чакырула саны кимегән. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 56-га кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар