В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 349 пар үз никахларын теркәде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Узган атнада, 19-25-нче августта, Казан Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 412 сабый тууы теркәлде: 201 малай һәм 211 кыз.
Иң яшь әни һәм әтигә - 20 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 41, иң өлкән әтинең яше - 52.
Бу атнада балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Тимур, Арина, Ясминә, Ралина, Асель, Никита, Кәрим, Ева, Әмир, Макар, Егор, Риана һәм Полина. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Магдалина, Филипп, Сөмбел, Радаслава, Әсфәндияр, Константин, Румил һәм Зилә.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 349 пар үз никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казан Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.