Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2023, 11:02

Узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары 1,2 меңнән артык тапкыр җәмәгать урыннарына чыккан

Табиблар барлыгы 7674 чакыру башкарган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март). Узган атнада, 13-19 нчы мартта, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7674 чакыру башкарган, шул исәптән 1234 ен – җәмәгать урыннарына.

Иң күп чакырулар, 6785, медикларга төрле авырулар буенча килгән. 115 очракның сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 36 сының – кискен миокард инфаркты. Бала тудыруга табиблар 68 тапкыр чыккан.

Табиблар бәхетсезлек очракларына 821 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәтләреннән 41 шалтырату килгән. Аварияләрдә 40 кеше зыян күргән, шуларның 24 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын булган урыннарга медиклар 7 тапкыр чыккан, аларда беркем дә зыян күрмәгән.

Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән чакырулар саны авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу белән бәйле шалтыратулар азрак булу сәбәпле 44 кә кимегән, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Барлык яңалыклар